16+

Рәшит Әсәдуллин вафат

Рәссам белән хушлашу 5 ноябрьдә 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак.

Рәссам белән хушлашу 5 ноябрьдә 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак.

63 яшендә танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында аның хезмәттәше Рәшит Төхвәтуллин хәбәр итте, дип яза Татар-информ

«Кайгылы хәбәр: Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Металл буенча искиткеч талантлы рәссам, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле өлкәләре остасы һәм яхшы, гадел, итәгатьле, компромисссыз кеше иде», — дип язды Төхвәтуллин.

Комментарийларда рәссам белән хушлашу иртәгә, 5 ноябрьдә, 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак, дип аныкладылар.

Рәшит Әсәдуллин 1958 елның 27 сентябрендә Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Татарстан башкаласында яшәгән һәм эшләгән. Аның эшләре Россия һәм чит илләрнең дәүләт музейлары тупланмаларында, галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә урнашкан, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading