16+

Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ»

Бүген «Ак Барс» хоккей клубының яңа президенты Наил Маганов тантаналы рәвештә үз вазифаларына кереште. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» – үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ»

Бүген «Ак Барс» хоккей клубының яңа президенты Наил Маганов тантаналы рәвештә үз вазифаларына кереште. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

«Ак Барс» - үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ. Алтмыш еллык тарихында клуб олы юлны узып, дүрт тапкыр ил чемпионы булды, Ике тапкыр Гагарин Кубогы алды. Аның базасы иң шәбе, үзенең тәрбияләгән яшьләре бар - болар барысы да Шәфәгать Тәхаутдинов тырышлыгы. Ул җитәкләгән 12 ел эчендә республика хоккее тормышы ничек үзгәргәннен күрәбез - бу нефтьчеләребез тырышлыгы. Хоккейның алга таба үсеше өчен әйбәт нигез салынган. Инде ирешелгән дәрәҗәне саклап кына калмаска, планканы тагын да югарырак күтәрергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов команда исеменнән Тәхаутдиновка рәхмәт сүзләре җиткерде, аңа 46 нчы номер язылган футболка һәм 2012 елдагы дөнья чемпионатының алтын медален тапшырды.

Татарстан илнең иң спорт сөючен регионнарының берсе. Республика халкының 40 проценты һәрдаим спорт белән шөгыльләнә. Татарстан ил буенча спорт өлкәсендә иң зур күрсәткечләр бирә. Республикада дөнья дәрәҗәсендә спорт базасы булдырылган. Бу исә югары дәрәҗәдә спортчыларны тәрбияләргә ярдәм итә. Хоккей моның бер мисалы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading