16+

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә Иске Татар бистәсендә җәяү йөрергә кушты

"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнехановның бизнес вәкилләре белән очрашты.

"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнехановның бизнес вәкилләре белән очрашты.

Биредә Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың министрлык җитәкчеләре, Татарстанның муниципаль районнары башлыклары һәм 200гә якын эшмәкәр катнашты.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне кызыксындырган салым бурычларына, эшмәкәрлек өлкәсендә административ җаваплылык, республика муниципалитетларында уңайлы бизнес өчен шартлар булдыру, йорт фермалары һәм авыл җирлегендә туризмны үстерү, муниципаль җирләрдән файдалану кебек сорауларга җавап бирде.

Эшмәкәрләрне Иске Татар бистәсендә туристларны алып килгән машиналарны калдыру урыны булмау да борчыды. Алар Президенттан урамның бер өлешен машина кую өчен кулланырга сорады. Ләкин Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин әлеге урамның җәяүлеләр өчен генә каралган булуын ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading