16+

Рөстәм Миңнеханов христианнарны котлый

Бүген тарихи истәлекле дата - Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Бүген тарихи истәлекле дата - Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде. Гасырлар дәвамында Византия, Алтын Урда һәм Европаның гаять кыйммәтле мирасын, христиан, мөселман һәм башка дөнья цивилизацияләре казанышларын кабул итеп, Россия бик күп милләтләр, төрле дин тотучылар вәкилләре өчен уртак Ватанга әйләнде.

Хәзерге көндә безгә традицион рухи-дини хәзинәләргә таянып, позитив милләтара һәм динара хезмәттәшлекне үстерә килеп, җәмгыятьтә тынычлыкны, татулыкны ныгытуга һәрьяклап ярдәм итү, чит деструктив йогынтыларга бергәләп каршы тору аеруча мөһим.

Рус дәүләтендә христиан динен керткән, апостолларга тиңләштерелгән бөек князь изге Владимирны олылап искә алуга багышланган тантаналы вакыйгалар быел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да уздырыла. Бу исә билгеләп үтелә торган әлеге истәлекле көннең әһәмиятен тагын да арттыра. Күп милләтле Россия тарихы - туганлык һәм иман ныклыгыннан көч алып яшәгән халыкның беркайчан да берни дә рухын сындыра алмаячагына ачык дәлил, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading