16+

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Шәмсенур» паркын ачты

Бүген Әлмәттә нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та аларда катнашты, ул шәһәрдә социаль объектлар ачты.

Бүген Әлмәттә нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Әлмәткә эшлекле сәфәре барышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та аларда катнашты, ул шәһәрдә социаль объектлар ачты.

«Дуслык» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Әлеге объект 3-7 яшьлек сабыйларны балалар бакчасына урнаштыру проблемасы да хәл итә. "Дуслык" - "Бәләкәч" программасы буенча төзелгән. 2011 елдан әлеге программа буенча Татарстанда 200дән артык балалар бакчасы ишекләрен ачты. Барлыгы 36 мең балага урын булдырылган дигән сүз. Быелга исә, барлыгы 75 балалар бакчасы төзелеп 12 мең балага анда урын булачак.

Балалар бакчасы ачылышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов 50 метрлы "Мирас" бассейны төзелешендә булды. Бассейнның нигезенә капсула салуда да катнашты ул. Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен сәламәт яшәү рәвешен, спортны үстерү юнәлеше эшчәнлегендә иң мөһим тармакларның берсе булып кала бирә.

Бүген Татарстан спорт, мәдәни чараларны Россия, халыкара дәрәҗәдә уздыру үзәгенә әверелде. Бу - республика җитәкчелегенең район муниципалитетлары белән уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов "Шәмсенур" паркын да ачты.

Территорияләрне яшелләндерү, төзекләндерүгә биредә яшәүчеләрне дә җәлеп итү, бу эшләрдә халыкның да фикерен белү, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан Татарстан лидеры 2015 елны Татарсанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан иткән иде. Ял итү зоналарын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча да бүленеп бирелгән.

Ел азагында республикада иң матур парклы шәһәрләрне, районнарны билгелиячәкләр. «Шәмсенур» исә Әлмәттә ачылырга исәпләнгән дүрт паркның икенчесе. 1нче сентябрьдә монда Г. Тукай һәйкәле каршында әдәби ишегалды да ачылган. Тиздән Әлмәттә тагын ике ял итү зонасы ачылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading