16+

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан халкының "Бердәм Россия" партиясенә теләктәшлек күрсәтәчәгенә шигем юк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкы "Бердәм Россия" сәяси партиясенә ышаныч күрсәтәчәк дигән фикердә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкы "Бердәм Россия" сәяси партиясенә ышаныч күрсәтәчәк дигән фикердә.

Президент бүген алдан сайлап карауда катнашты. Ул Казанның 161 нче лицеенда урнашкан сайлау участогына беренче булып килде. Кәефе бик яхшы иде, ул хисап комиссиясе әгъзлары белән шаяртып сөйләшеп тә алды.

Үз тавышын биргәннән соң Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашты. Президент праймеризның Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлауның яңа формасы булуын, ә "Бердәм Россия"нең үз кандидатларын сайлауда бөтен халык фикеренә таянуын искәртте.

- Бу алым халыкка иң лаеклыларны ачыкларга ярдәм итәр дип ышанабыз, Татарстан халкы "Бердәм Россия" партиясенә теләктәшлек күрсәтеп, иң лаеклы кешеләр сайлануында шигем юк, - диде ул.

Шул ук сайлау участогында тавыш бирүче кыз Динә Әшрапова исә Президент белән селфи ясарга да өлгерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading