16+

Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарларын Татарстанга чакыра

Татарстан лидерының Төркиядәге эшлекле сәфәре дәвам итә. Татарстан вәкилләре Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Әкрәм Бүйюата белән очрашты.

- Безнең республика территориясендә кече һәм урта бизнес, эре инвесторлар белән багланышларның бүгенге көндә кулланыла торган күпчелек алымнары алданрак сезнең тарафтан сынап каралган. Россия - бик зур һәм гаять зур базарлы ил. Шуңа күрә без Төркия эшкуарларын үзебезгә чакырабыз. Без бизнесыгыз динамик үсүе өчен бөтен кирәкле шартларны булдыра алабыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда гамәлгә ашырылучы бөтен Төркия проектлары - уңышлы.Безнең күп нәрсә уртак: дин, тел, мәдәният. Бу Төркия һәм Татарстан бизнесы алга таба да чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading