16+

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә

Казанда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән нефть ятмалары эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы ике яклы килешүне имзаладылар. Килешү кысаларында эшләнгән технологияләрне Россиянең башка...

Казанда Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән нефть ятмалары эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы ике яклы килешүне имзаладылар. Килешү кысаларында эшләнгән технологияләрне Россиянең башка...

Казанда
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән нефть ятмалары эзләүнең яңа технологияләрен эшләү һәм кертү, разведка, авыр чыгарыла торган запасларны углеводород чималы ресурсларын эшкәртү һәм үзләштерү буенча полигон булдыру турындагы ике яклы килешүне имзаладылар.

Килешү кысаларында эшләнгән технологияләрне Россиянең башка нефть-газ төбәкләренә дә тарату ниятләнә.Татарстан өчен әлеге килешүнең әһәмияте зур. "Татнефть" компаниясенең 45 процент запасы авыр чыгарыла торган категориягә керә. "Татнефть"нең табигый битум чыгару тәҗрибәсе бар, 2017 елда аның күләме 2 миллион тоннага җитәргә тиеш. Катлам (сланец) нефте буенча эш башланган, нәтиҗәләре дә бар. Мондый шартларда югары технологияләр әһәмиятле, бу эштә федераль үзәкнең ярдәме кирәк, килешү нәтиҗәле карарлар кабул итү мөмкинлеге бирәчәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Төркиядә
Соңрак Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына китте. Анда Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Денизли провинциясе губернаторы Шөкрү Коҗатепе белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Денизли шәһәрендә сәнәгать зонасында да булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия коллегалары белән сәнәгать мәйданчыклары оештыру буенча тәҗрибә алмашу Татарстан өчен бик мөһим. "Хәзер республикада шундый объектлар төзү буенча зур эш алып барыла. Безгә Төркия партнерларыннан өйрәнер нәрсәләр күп", - дип саный ул.

Татарстан белән Төркия болай да тыгыз элемтәдә тора. Татарстан территориясендәге 280 ләп предприятие - Төркиянеке булып санала. Татарстан лидеры искәртүенчә, "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә генә дә 3 төрек заводы төзелде, ә 2се төзелеп килә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия. Шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы авиарейслар санын икеләтә арттыру плнлаштырыла.

Бүген исә Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясе губернаторы Мостафа Топрак һәм Маниса провинциясе губернаторы Эрдоган Бекташ белән очрашырга планлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading