16+

Рөстәм Миңнеханов: "Балаларның компьютер уеннары белән мавыгуын чикләргә кирәк"

Компьютер уеннары балалар һәм өлкәннәрнең психикасына йогынты ясый.

Компьютер уеннары балалар һәм өлкәннәрнең психикасына йогынты ясый.

Интернет-ресурсларга персонификацияләнгән керү мөмкинлеге тәэмин ителсә, Казанда булган фаҗигагә охшаш трагедияләр саны кимергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Специальный гость» программасында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, интернет бөтен дөньяны үзгәртте. Бер яктан, ул күп файда китерә, җитди мәгълүмат белән танышу мөмкинлеген тудыра. Әмма моның (әлеге мәгълүматлар арасында кирәклесе дә, кирәк түгеле дә шактый) икенче ягы да бар.

«Без хәзер үзебезне интернеттан һәм цифрлы трансформациядән башка күз алдына да китерә алмыйбыз Кеше гаджетларда уртача алганда җиде сәгать «утыра». Кирәкме, кирәк түгелме – алардан мәгълүмат ала», - дип белдерде Миңнеханов.

Бу балаларга аеруча көчле йогынты ясый, алар барысын да, шул исәптән уеннарны да, үзләренчә кабул итә. Татарстан Президенты фикеренчә, шунлыктан балаларның интернет-ресурслардан файдалану мөмкинлеген чикләргә кирәк.

«Без фильтр куярга тиеш», - диде ул. Шул ук вакытта, фильтр булдыру белән махсус хезмәтләр шөгыльләнергә тиеш.

«Әгәр компьютер уеннарын уйнау мөмкинлеге чикләнми икән, бу дөрес булмаячак. Алар балаларның психикасына йогынты ясап кына калмый, шулай ук өлкәннәр дә комарлы уенчыга әверелә», - дип искәртте Миңнеханов.

11 май көнне Казанның 175нче мәктәбенә кораллы һөҗүм булды. Нәтиҗәдә, ике җиде бала һәм ике укытучының гомере өзелде. 20дән артык кешене хастаханәгә озаттылар. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading