16+

Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

ТР Президенты сүзләренчә, гаилә, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Татарстан җәмәгатьчелеге «авыр югалту кичерә

ТР Президенты сүзләренчә, гаилә, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Татарстан җәмәгатьчелеге «авыр югалту кичерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан экс-сенатор, ТР Президентының социаль-икътисади мәсьәләләр буенча элекке киңәшчесе Филзә Хәмидуллин вафаты сәбәпле аның хатыны Сания Хәмидуллинаның кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Сания Вениаминовна! Сезнең тормыш иптәшегез Филзә Гариф улы Хәмидуллин вафатына бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашам», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов телеграммада.

ТР Президенты сүзләренчә, гаилә, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Татарстан җәмәгатьчелеге «авыр югалту кичерә».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, элеккеге абруйлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, танылган галим-икътисадчы һәм белемле җитәкче Хәмидуллин «яңа Татарстанның барлыкка килү башында торды, республиканың социаль-икътисадый үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте, якташларыбыз арасында зур абруй һәм ихтирам казанды».

«Филзә Гариф улы туган җире һәм үз халкына хезмәт итүне гомеренең төп бурычы итеп куйган кеше буларак хәтеребездә калачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading