16+

Рөстәм Миңнеханов күпбалалы мохтаҗ гаиләләрне планшетлар белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде

"Чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк", диде Президент

Рөстәм Миңнеханов күпбалалы мохтаҗ гаиләләрне планшетлар белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде

"Чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк", диде Президент

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күпбалалы мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче өлкән сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде. Бу эш белән республиканың Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары шөгыльләнәчәк. 

Сүз 9 һәм 11 сыйныфта укучы, хәзерге вакытта дәүләт имтиханнарына әзерләнүче балалар хакында бара.

Шул көннәрдә Рөстәм Нургали улы онлайн мәктәп эшчәнлеге белән танышты һәм укучыларның, укытучыларның гозерләрен тыңлады. Күпбалалы, азкеремле булган гаиләләр өчен вируаль дәресләрдә катнашу кыен, чөнки техник җиһазлар булмау мәсьәләсе актуаль булып кала.

Президент тарафыннан 2 мең күләмендә камерасы һәм зур оператив хәтере булган соңгы модельле планшетлар сатып алырга кушылды. Аларны мәктәпләргә, мәктәпләр исә үз чиратында, гаиләләргә таратачак.

"Хәзер бик җаваплы вакытка — чыгарылыш имтиханнарына әзерләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк. Балалар килеп туган вакыйгалардан зыян күрергә тиеш түгел. Безнең максат — аларга шартлар тудыру, хәзер аеруча да ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә булышу”, - диде Президент.

Уку әсбабплары кебек үк, планшетлар да уку процессы тәмамланганнан соң, мәктәпләргә кире кайтарылачагын да искәртелә Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading