16+

Рөстәм Миңнеханов үзенчәлекле итеп Космонавтика көне белән котлады (ВИДЕО)

Бүген – Космонавтика көне. Моннан нәкъ 57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, совет космонавты Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккә очыш ясаган.

Бүген – Космонавтика көне. Моннан нәкъ 57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, совет космонавты Юрий Гагарин беренче тапкыр космик киңлеккә очыш ясаган.

Ул беренче буларак Җир тирәли орбита буенча "Восток-1" корабында әйләнеп чыккан. Совет чорында бу көн зур бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Ул вакытта күп кенә балалар киләчәктә кем булулары турында сорасалар, әлбәттә, "Космонавт!" - дияләр иде. Гагарин – ул заманның герое булды.

Әлеге истәлекле көнне Рөстәм Миңнеханов та искә алып, үзенең инстаграм аккаунтында үзенчәлекле видео куйган. Анда Казанның Ирек мәйданыннан ракета күтәрелә. Президент шул рәвешле, бу көн белән татарстанлылырны котлады.

 

 

Доброе утро! Хэерле иртэ!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading