16+

"Руслар гына Украинадагы каршылыкларны тукта алачак”

ЛДПРның Татарстан бүлеге координаторы Владимир Сурчилов фикеренчә, Украинада рус теле һәм рус халкына каршы көрәш барды.

ЛДПРның Татарстан бүлеге координаторы Владимир Сурчилов фикеренчә, Украинада рус теле һәм рус халкына каршы көрәш барды.

“ЛДПР, 2000-нче еллардан башлап, берничә тапкыр Украина тирәсендә булган хәлләргә игътибар итте, ә нәкъ менә Россия тугандаш халык белән татулыкта булырга теләгән вакытта хакимиятләрнең Көнбатышка игътибар итәргә теләде! Милли батальоннар һәм шуңа охшаш юнәлешләр 2014 елдан башлап, рус телле халыкны үтерү һәм кысу белән шөгыльләнде. Украина хакимияте 2000 еллардан алып Украина территориясендә бөек рус телен юк итү өчен сәясәт алып бара башлады, барысының да украин телендә генә сөйләшүен теләде. Көнбатыш Россиягә каршы сәясәтнең беренче елын гына алып бармый. Хәзер безнең агрессорлар һәм басып алучылар булуыбызга игътибар юнәлтәләр, әмма ни өчендер үзләре канлы ысуллар белән демократияне башка илләрдә урнаштырырга тырышуларын оныталар.

ЛДПР Россиягә Кырымны кайтарырга ярдәм итте. Хәзер дә ЛДПР искә төшерә: руслар гына Украинадагы каршылыкларны туктата алачак. 1991 елдан алып ЛДПР Кырымны Россиягә кайтаруны таләп итте, шулай килеп чыкты да. 2014 елның 19 февралендә Владимир Жириновский чыгышында Украинада русларга һәм Россиягә каршы сугыш бара, диде. Россия Президентының рус халкын һәм Россия чикләрен саклар өчен башлаган махсус хәрби операциясе – тынычлык урнаштыру миссиясе, алга карап эш итә белү сәясәте!”, - дигән фикердә Владимир Сурчилов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading