16+

Сабыен чүплеккә ташлаган ананы тоткарлаганнар

Самара өлкәсендә каты авырудан соң үлгән баласының гәүдәсен чыгарып ташлаган хатын-кызны тоткарлаганнар. Сабый бик озак вакыт пневмониядән интеккән булган, терелә алмыйча үлеп киткән.

Самара өлкәсендә каты авырудан соң үлгән баласының гәүдәсен чыгарып ташлаган хатын-кызны тоткарлаганнар. Сабый бик озак вакыт пневмониядән интеккән булган, терелә алмыйча үлеп киткән.

Улының үле гәүдәсен әни кеше чүп контейнерына ташлаган һәм качкан. Соңрак аны Самара өлкәсендә тоткарлаганнар. Бу хакта Оренбург өлкәсе буенча тикшерү комитеты хәбәр итәләр.

Бузулук шәһәренең коммуналь хезмәте хезмәткәре дүрт айлык баланың гәүдәсен бер торак йорт янындагы чүп контейнерында тапкан. Экспертлар баланың пневмониядән үлүен ачыклаган, аның тәнендә бернинди җәрәхәтләр дә табылмаган.

Баласының гәүдәсен контейнерга ташлаучы хатын-кызның шәхесе тиз арада ачыклана, полиция хезмәткәрләре аны Самара өлкәсенең Кинель шәһәрендә тоткарлыйлар. Хәзерге вакытта хатын - кыздан сорау алына, дип билгеләп үтелә хәбәрдә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading