16+

Сагаалган нинди бәйрәм?

Без язны каршы алсак, бурятлар яңа елны бәйрәм итә. Күптән түгел Татарстан Халыклар дуслыгы йортында бурят халкы «Сагаалган» милли бәйрәмнәрен уздырды.

Сагаалган нинди бәйрәм?

Без язны каршы алсак, бурятлар яңа елны бәйрәм итә. Күптән түгел Татарстан Халыклар дуслыгы йортында бурят халкы «Сагаалган» милли бәйрәмнәрен уздырды.

Бурятлар күбесенчә Иркутск өлкәсенең Бурятия автоном округында яшиләр. Россиядән тыш Монголиядә, Кытайда гомер итәләр. Бурятлар белән аралашканнан соң, шактый гына кызыклы мәгълүматлар белдек. Баксаң, бурятларда элек-электән килгән шаманлык бүген дә сакланып калган. Алар терлекчелек белән шөгыльләнә: мөгезле эре терлек, атлар, сарыклар, кәҗәләр, дөяләр үрчетә. Элек агачтан, йон-киҗе тукымадан эшләнгән юрталарда яшәгәннәр. Аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Бурятлар – җыр-моңга гашыйк халык. Аларның милли уен кораллары ике кыллы – хуре.

Халыклар дуслыгы йортында биш елдан бирле эшләп килүче «Алтын» бию ансамбле Бурятия халкының милли биюләрен башкарды. Бурят халкының гореф-гадәтләренә, милли биюләренә, җырларына сокланып утырдык. Халыклар дуслыгы йортына төрле милләт кешеләренең мәдәнияте белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәт.

Равилә Мөбарәкшина, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading