16+

Шагыйрә Луиза Янсуарның яңа эш урыны билгелеме?

«Әмма ул проектларсыз калмаячак», диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат очрашуында.

«Әмма ул проектларсыз калмаячак», диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат очрашуында.

“Луиза Шаровага милли проектларда эшли алырлык эш урыны тәкъдим ителәчәкме?” дигән сорауга, министр урынбасары: "Тәкъдим ителәчәк, аны беркем дә иҗат юлында чикләми, мин ул бик күп проектларда катнашачак, дип уйлыйм, әлегә яңа эш урыны билгеле түгел", диде 

Исегезгә төшерәбез, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры вазифасыннан Луиза Шарова социаль челтәрдәге битендә театрдан китәргә гариза язганын хәбәр итте. Бу хакта укырга: Луиза Шарова Кариев театры җитәкчесе вазифасыннан китүе турында хәбәр итә. Ачык хат та язган...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading