16+

Сак булыгыз! Мошенниклар нейрочелтәрләр ярдәмендә ялган паспорт ясый

Татарстан Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин аферистларның яңа ысулы турында кисәтә.

Татарстан Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин аферистларның яңа ысулы турында кисәтә.

Мошенниклар нейрочелтәрләрне активрак куллана, дип кисәтә Татарстан халкын Татарстан Юстиция министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин. Үзенең телеграм-каналында ул ясалма интеллект ярдәмендә алдарлар кулланган ысуллар турында аңлаткан пост бастырган.

"Соңгы яңалыкларның берсе, яшерен сайт ярдәмендә 26 илнең ялган паспортларын ясау ысулы. Ул аз күләмле сумма бәрәбаренә нейрочелтәрләрне кулланып, ялган шәхес таныклыкларын  ясарга тәкъдим итә", - дип билгеләп үтә ведомство башлыгы.

Технология куркыныч, ул банкларда сакланучы акчаны үзләштерүгә ярдәм итә, чөнки әлеге ялган документлар хәтта тикшерүне дә шома гына узарга да мөмкин.
Дөрес, Хәйруллин тынычландырганча, ялганны ачыклау хезмәтләре дә һәрдаим үсештә. Дөнья экспертлары бу проблеманы хәл итү өчен сайтларга күп факторлы аутентификация кертергә һәм авторизация өчен берьюлы берничә документ сорарга тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading