16+

Салават белән Гүзәлем яңа программаларын ни өчен үзгәртергә мәҗбүр булган?

Әлеге атна Салават Миңнеханов белән Гүзәлем өчен тыгыз булды. Алар берничә көн дәвамында "Син һәм мин" дип аталган җырларына клип төшерде.

Салават белән Гүзәлем яңа программаларын ни өчен үзгәртергә мәҗбүр булган?

Әлеге атна Салават Миңнеханов белән Гүзәлем өчен тыгыз булды. Алар берничә көн дәвамында "Син һәм мин" дип аталган җырларына клип төшерде.

Барлык күренешләр дә диярлек Казанның агросәнәгать паркында эшләнелде. Җырчыларга ярдәмгә бертөркем фанат-кызлар да килеп, күмәк күренешләрдә катнашкан. "Клипның сценариесы җырның үзеннән алда туды. Башыма кызыклы идея килгәч, башта мин аны әле бер, әле икенче җырчыга тәкъдим итеп караган идем, әмма алар ризалашмады. Ә идея чыннан да бик яхшы иде. Клипта иң мөһиме төшерү, эшләү процессы да түгел, ә идея үзе. Шуңа күрә әгәр мин моны тормышка ашырмаган булсам, аннан соң кызганыч булыр иде", - диде безгә Салават кадр артында калган серләрен чишкәндә.

Моннан тыш, моңлы гаилә тагын бер җырларына клип төшерәсе икән. Анысы Питербургта эшләнер дип планлаштырыла. Ләкин әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Майда барырга тиеш булсалар да, эшләре тыгыз булу сәбәпле, һаман кичектерелеп килә.

Салават Миңнеханов концерт программаларының да, клипларының да идея авторы үзе. Ул талантлы режиссер да, сценарист та. Шулай ук аның башка җырчыларга да клиплар төшерүен беләбез. Күптән түгел генә ул Иркәнең җырына да клип төшергән иде. Тамашачылар аны инде киләсе атнада ук карый алачаклар. Хәзер исә клип төшерүгә чиратта - Гөлназ Солтанова.

Җырлар яздыру, клиплар төшерү белән беррәттән, Гүзәлем белән Салават яңа программа өстендә дә эшли. Атнасына ике тапкыр шуны репетициялиләр.

Салават, яңа программагызның исемен үзгәрткәнсез икән.

Әйе, башта без аны "Рейс 116" дип атаган идек. Әмма соңрак ачыкланганча (моны безгә Гөлназ Сәфәрова әйтте), сигез ел элек Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның концерт программалары "Мәхәббәт рейсы" дип аталган, аннан соң "Язгы рейс" дип исемләнгән солянка концертлары да узган. Шуңа күрә бу идеядан кире кайтырга уйладык. Кабатланасы килмәде. Без - гадәти булмаган сценарийлар, яңалыкка бай, үзенчәлекле концерт программалары яклы. Яңа программабызның төп яңалыгы - анда җанлы музыка гына булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading