16+

Салават Фәтхетдинов: "Олы кызым "папа" дисә, эндәшмим"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов яшь буынның русча сөйләшүе, элеккеге җырларга мөнәсәбәте турында фикерләре белән уртаклашты.

“Кызганыч, соңгы 15-20 елда барыбыз да “пап, мам” дип сөйләшәбез. Һәм без шуңа канәгать. Зур кызым Лиана - итагатьле, намазда. Әмма миңа “папа” ди. Мин эндәшмим, юри нәрсәдер эшләгән булам. “Әти” дигәч кенә “Әү, кызым” дим. Ә Алинә белән Рөстәм алай әйтми. Әйе, тәрбия өйдән башлана.

Дусларыма Әлфия апа белән Илһам абыйның җырлары тупланган флешка бүләк итәм. Анда Әлфия апаның - 118 җыры, Илһам абыйныкы тагын да күбрәк. Шаккатталар. “Нинди генә җыр юк монда”, - диләр. Аларның җыентыклары сатуда юк, чөнки сатылмый. Диск чыгаручылар “не продается, не выгодно” ди. Радиоларда көн саен мәшһүр артистларыбызның җырларын яңгыратырга кирәк. Кире очракта яшь буын легендар җырчыларның җырларын белмәячәк. Бу уңайдан “Тәртип” белән “Китап” радиоларына бер дәгъвам да юк. Бу темага бәхәсләшмим. Әмма яшьләр тыңлый дип мактанып утырырга хакыбыз юк”, - ди Салават Фәтхетдинов.
 
Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading