16+

«Салават Күпере» торак комплексында төзелә торган кварталның атамасы билгеле булды

«Салават Күпере» торак комплексында төзелә торган кварталның исеме ачыкланды. Яңа комплекс "Мәхәббәт" дип атап йөртеләчәк. Дәүләт торак фондының социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа торак комплексының атамасын билгеләү өчен тавыш бирү узды.

Сайлап алу өчен 5 вариант тәкъдим ителгән: "Мәхәббәт", "Гаилә", "Яңа дулкын", "Океан" һәм "Ак барс". Тавыш бирүдә 2,5 меңнән артык кеше катнашкан. Иң күп тавышны ике вариант «Мәхәббәт» һәм «Океан» җыйган. 5 тавыш аермасы белән беренче вариант җиңеп чыккан. 

Яңа торак комплексында төрле катлы 16 йорт, балалар өчен заманча төзелгән төрле уен һәм спорт мәйданчыклары, ял итү зоналары, шулай ук машинасыз ишегаллары булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading