16+

«Салават күпере»ндә янәдән бәйрәм

Казанның «Салават күпере» торак комплексында өй туйлары дәвам итә.

Казанның «Салават күпере» торак комплексында өй туйлары дәвам итә.

Чираттагы бәхетлеләр – Наил Йосыпов урамында урнашкан 3нче йортта яшәүчеләр. Биредә 340 фатир хуҗасы ачкыч алу бәхетенә иреште. Алар – республика программасында катнашучылар – бюджет оешмалары хезмәткәрләре.

«Ак Таш» подрядчы оешмасы төзегән 18 катлы йортның гомуми мәйданы 20,3 мең квадрат метрны тәшкил итә. Фатирларда яшәү өчен барлык уңайлыклар да бар. Аларда электр плитәсе, су чистарткыч фильтрлар, су исәпләгечләр һәм башка кирәкле әсбаплар урнаштырылган.
Гомумән алганда, узган ел Татарстанда 2 млн 409 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында бара. Кулланылышка тапшырылган торакның 438 мең квадрат метры – социаль ипотекага, 870 меңе – күп фатирлы инвестиция йортларына, ә 1,1 млн квадрат метры аз катлы төзелешкә туры килә.
Әлеге мәгълүматлар республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының коллегиясендә яңгыраган.

Моннан тыш, 2018 елда Татарстанда төзелеш тармагында 38 республика программасы эшләгән.
– Масштаблы төзелеш, шулай ук республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда төзелеш индустриясе үсә. Республиканың төзелеш тармагын 400 предприятие продукция белән тәэмин итә, – дигән министр Ирек Фәйзуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading