16+

«СалаваTik»лар Шүрәле белән җырлап-бииләр

Җәйнең беренче көнендә «СалаваTik» YouTube каналында өр-яңа җыр чыкты. Язучы Зиннур Хөснияр сүзләренә язылган җыр күп кенә балаларның яраткан герое Шүрәлегә багышланган. Җырның музыкасын Алмас Имаев язган.

Җәйнең беренче көнендә «СалаваTik» YouTube каналында өр-яңа җыр чыкты. Язучы Зиннур Хөснияр сүзләренә язылган җыр күп кенә балаларның яраткан герое Шүрәлегә багышланган. Җырның музыкасын Алмас Имаев язган.

Балалар өчен күп кенә шигырь, әкиятләр иҗат иткән язучы Зиннур Хөснияр – күп кенә сабыйларның яраткан басмасы «Салават күпере» журналына нигез салучы да. Моннан 31 ел элек аның идеясе белән Татарстанда балалар өчен төсле биттә балалар журналы нәшер ителә башлый. Кыска гына вакыт эчендә зур популярлык яулаган «СалаваTik» проекты  «Салават күпере»енең җимеше. «Шүрәле» җыры «Салават күпере» журналның июль санында ноталар белән дә басылачак.

«Июль ае – безнең басма өчен бик мөһим ай. Чөнки бу айда журналны булдыручы Зиннур абый Хөсниярга 60 яшь тула. Шуңа да үзебезчә аңа бүләк ясарга булдык. Июль санында бу җырны журналга да бирәчәкбез», – ди «Салават күпере» журналының әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.

 «Җәй көне урман буенда яздым мин аны, 80 нче елларның ахыры булса кирәк» – дип искә ала җырның язылу тарихын Зиннур Хөснияр. «Элек авылларда хуҗалык көтүе чираттан иде бит. Әти чираты җиткәч, махсус көтү көтәргә кайтам. Бикнарат (Биектау районы) – минем туган авылым. Ашыт елгасының Илләт дигән елга белән кушылган урынында, авыл өстенә мари урманнары ишелеп тора. Болынлыкта көтүне көтәбез. Ул көнне мин чыбыркы белән бергә блокнот һәм каләм дә алган идем. Урман буенда йөргәндә, Ашыт аша урманга карыйм. Монда элеккеге сазлыкта шомырт үсә иде. Минем балачактагы кушаматым да – «Саз малае».

Әни минем белән йөкле вакытта печән җыярга сазлык буена барган булган. Нәкь шунда тулгагы башланган, шуннан миңа «Саз малае» дигән кушамат тагылып калган да. Ашыт урманына сокланып карап торганда, кинәт башыма бер кызык фикер килде. «Һәй, мин әйтәм бу кара урманнан капылт кына Шүрәле килеп чыкса?!! Миннән һәм төрле якка таралган маллардан башка бер җан иясе дә юк бит!» Шулай итеп мин бала-чага кебек Шүрәлене «чакырырга керештем». Һәм... ул килеп тә чыкты... тик җыр булып», – дип хатирәләре белән уртаклаша язучы.

90 еллар башында әлеге шигъри юллар «Салават күпере» журналында басыла. Композиторлар Зиннур Гыйбадулин һәм Алмаз Имаев аңа көй дә язалар. «Салават күпере»ндә басылганганнан соң ул гади генә шигьри такмак популярлык ала. Балалар аны бик тиз ятлый, отып ала.
«СалаваTik» проекты кысаларында барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла. Төшерү эшләре инде тәмамланып килә. Тик җырчы балаларның эшләрендә урак өсте. Аларны төрле чараларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга чакырып кына торалар.

«6 июнь көнне «СалаваTik» төркеме Казан шәһәренең «Ак чәчәкләр» скверында беренче концертларын бирә. Бу безнең өчен беренче зур чыгыш. Әлбәттә, дулкынландыра. Балаларга концерт кына түгел, зур бер бәйрәм әзерлибез, милли уеннар, тәм-том, бүләкләр белән балаларны шатландырасыбыз килә», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«СалаваТік»и поют и танцуют с Шурале
В первый день лета на YouTube канале «СалаваТік» вышла новая песня,  написанная на слова писателя Зиннура Хуснияра. Она посвящена популярному сказочному герою, знакомому детям из сказок Габдуллы Тукая, – Шурале.  Музыку к песне написал Алмас Имаев.

Писатель Зиннур Хуснияр, автор многочисленных стихов и сказок для детей, является основателем журнала «Салават купере». 31 год назад по его инициативе впервые в Татарстане начал издаваться детский журнал на цветной бумаге. Проект «СалаваТік», который обрел большую популярность за короткое время, является плодом журнала «Салават купере». Песню «Шурале» с нотами читатели смогут увидеть уже в июльском номере  журнала.  «Июль – знаменательный месяц для нашего издания. Ведь 18 июля нашему руководителю – создателю журнала Зиннуру Хуснияру исполняется 60 лет. Поэтому мы решили сделать ему подарок. В июльском номере мы опубликуем песню в журнале», – делиться планами литературный редактор журнала «Салават купере» Гульнара Хайдарова.

«Я написал слова песни летом в лесу ещё в конце 80-х, – вспоминает Зиннур Хуснияр. – Раньше в деревнях люди по очереди пасли стадо. Когда настала очередь отца, я вернулся из города, чтобы помочь.  Мое родное село Бикнарат находится в Высокогорском районе. Оно находится на месте слияния двух рек, над селом возвышаются марийские леса. Там на лугах мы и пасем стадо. В тот день я взял с собой блокнот и перо. Когда я любовался лесом, мне вдруг пришла в голову интересная мысль.  «А если из этого тёмного леса вдруг выйдет Шурале?!! Что мне сделать? Никого ведь рядом нет – лишь я один и стадо». И таким образом я, как маленький ребенок, начал «звать Шурале». И вдруг он и появился – родилась песня», – делится воспоминаниями писатель.

В начале 90-х годов эти поэтические строки были опубликованы в журнале «Салават купере». Композиторы Зиннур Гибадулин и Алмаз Имаев написали к нему музыку. После публикации в журнале песня приобрела большую популярность. Дети быстро запоминают эти простые строки.

В рамках проекта «СалаваТік» планируется записать 16 песен. Съемки уже завершаются. Но у солистов нет времени на отдых.  Их приглашают выступать на различных мероприятиях и праздниках.

«6 июня «СалаваТік»  дают свои первые  сольные концерты в сквере «Белые цветы» г. Казани. Это наше первое такое большое выступление. Конечно, волнительно. Хочется порадовать детей не только концертом, но и большим праздником, национальными играми, угощениями, подарками», – говорит главный редактор журналов «Салават купере» и «Сабантуй» Зиля Хуснутдинова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading