16+

«СалаваTik»лардан җырлы күчтәнәч

Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның «Кулчатыр» җырына төшерелгән видеолары чыкты.

Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның «Кулчатыр» җырына төшерелгән видеолары чыкты.

Җырның сүзләрен язучы, атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай, Г. Исхакый, А. Алиш, Илдар Юзеев исемендәге премияләре лауреаты Факил Сафин иҗат иткән, көен  күренекле татар композиторы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари язган.

«Луиза Батыр-Болгари тарафыннан язылган көйләргә «СалаваTik»лар икенче тапкыр мөрәҗәгать итә. Беренче тапкыр балалар «Кояшлы ил» җырын башкарган иде. Алты ай элек урнаштырылган видео 74 мең карау җыйган. «Кулчатыр» җырын  да без балачакта бик яратып җырлый идек. Әлеге җырның видеосы нәни дусларыбызга ошар, караулар күп булыр дип өметләнәм», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«1990 нчы елларда балаларга татар телен өйрәтү, татарча җырлар яздыру, аларны үсеп килүче буынга өйрәтү буенча шактый җилкенеп иҗат иттек. Балалар өчен шактый шигырьләр язган кеше буларак, балаларның «Зонтик» дип русчалап җырлап йөргәннәрен ишеткәч, бу сүзнең татарча тәрҗемәсен белмәгәннәрен аңладым. 20 нче гасыр башы татар зыялыларының зонтикны «чатыр» дип атаганнарын беләм. Ә мин кулчатыр дип атап, яңгыр көтеп йөрүче бала турында шигырь яздым. Луиза Батыр-Болгари, күреп алып, матур көй язды. Балалар да бик яратты. Хәзер дә балалар бакчасында өйрәнәләр, җырлыйлар. Динә Гарипова «Голос» тапшыруында җиңеп чыккач, аны Андрей Малахов тапшыруга чакыра. Анда, без сезнең җырлап бәйгедә җиңеп чыккан беренче җырыгызны таптык, дип җырлатканнар иде. Ул «Кулчатыр» җыры булып чыкты. Шул вакытта сөенеп утырдым», – ди җыр сүзләренең авторы Факил абый Сафин. 

«CалаваTik»лар төркеме көннән-көн популярлаша бара. Җырчы балаларыбызны көн саен диярлек балалар бакчасына, мәктәпләргә концерт белән чакырып торалар. 26 нчы апрель көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән дә очраштылар. «СалаваTik»лар Рөстәм абыйларына шушы проектны тормышка ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Бүгенге көндә «CалаваTik»лар 63 җырга видео төшерде. Ютуб каналларында 10 мең язылучы бар, ә видеоларны 6 миллион бала караган! «Туган телебездә сөйләшеп, җырлап, биеп үткән балачак өчен рәхмәт! Бергә без – зур көч!» – диде «СалаваTik»лар, проектның уңышлары белән таныштырганда. Рөстәм абый да балаларга зур уңышлар теләде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading