16+

Санкт-Петербург метросындагы теракттан соң 50 кеше хастаханәдә кала бирә

Санкт-Петербург метросындагы теракттан соң шәһәр хастаханәләрендә 50дән артык яралы бар, берсенең хәле аеруча авыр, дүртесе авыр хәлдә.

Санкт-Петербург метросындагы теракттан соң шәһәр хастаханәләрендә 50дән артык яралы бар, берсенең хәле аеруча авыр, дүртесе авыр хәлдә.

Бу хакта "Twitter" аша шәһәр вице-губернаторы Анна Митянина хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.
"10 апрельгә, Мәскәү вакыты белән 07:00 сәгатькә, берәүнең хәле аеруча авыр, дүртесе авыр хәлдә, сигезе уртача һәм 40 зыян күрүченең хәле канәгатьләнерлек", - диелгән хәбәрдә.
Искәртеп үтик, Санкт-Петербург метрополитенында шартлау 3 апрельдә көндез булды. Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, шартлау җайланмасын террорист-үлемче "эшкә җиккән". Терактта 13 кеше үлгән, 50дән артыгының сәламәтлегенә зыян килгән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading