16+

Санкт-Петербургта метро шартлау нәтиҗәсендә зыян курүчеләр саны билгеле булды

Бүген Санкт-Петербургта "Сенная площадь" платформасында "Технология институты" метростанциясендә вагон шартлаган.

Санкт-Петербургта метро шартлау нәтиҗәсендә зыян курүчеләр саны билгеле булды

Бүген Санкт-Петербургта "Сенная площадь" платформасында "Технология институты" метростанциясендә вагон шартлаган.

Җир асты вестибюлен төтен каплаган, 30 лап кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости. ТАСС мәгълүматларына караганда, 10 кешенең гомере өзелгән. Вагонда поезд кузгалып киткәнче үк шартлаткыч матдә куелган дигән фикер дә бар.

Россия Президенты Владимир Путин исә шартлауның сәбәпләрен бары тикшерү нәтиҗәсендә генә ачыкларга мөмкин булачак, ди. Санкт-Петербург прокуратурасы тикшерү эшләре белән мәшгуль. Әлегә "Нева проспекты" станциясе ябык.



Петербургтагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Казан метро станцияләрендә куркынычсызлык хезмәте көчәйтелгән.

- Полиция хезмәткәрләрен өйләреннән дә чакырттык. Метрода һәр шикле кеше тикшереләчәк,- ди «Метроэлектротранс» берләшмәсе генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Мөхәммәт Сәмигуллин.

Казан метро станцияләрендә болай да куркынычсызлык мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Платформаларда видокүзәтү камералары куелган, иртән эт белән кинологлар составны тикшереп чыга, көн дәвамында 30-40 процент кешене, аларның багажларын җентекләп карыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading