16+

Сайлау буенча ситуация үзәге эшли

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитетында ситуация үзәге эшли.

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитетында ситуация үзәге эшли.

Партиянең Татарстандагы оештыру комитеты аны праймериз барышын координацияләү өчен оештырды. Юристлар, территория координаторлары һәр сайлау участогы белән тәүлек әйләнәсендә элемтәдә тора.

Мондый үзәкләр Татарстанның һәр районында оештырылган. Алар бөтен мәгълүматны Казанга җиткереп тора.
Шунда ук "кайнар элемтә" дә эшли. 8 (937) 6290050 номеры буенча теләгән һәр кеше үз соравын бирә, тәртип бозу очраклары турында хәбәр итә ала. Операторлар шалтыратулар күпчелек белешмә характерында дип искәртте: халык сайлау участоклары адресларын, эш вакытын белешә.

Ситуация үзәге участоклар ябылганнан соң да иртәгегә кадәр эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading