16+

Сайлау көн хикмәтләре: кемдер креатив чанада яки каретада килгән, кемдер өйләнешкән

Сайлау көн күпләрнең күңелендә күңелле хатирә булып калыр.

Сайлау көн күпләрнең күңелендә күңелле хатирә булып калыр.

Мамадыш
Татарстанның Мамадыш районыннан Рафил Сәмигуллин сайлауга машинага тагылган агач боланга утырып барган. Агачтан ясалган боланны ул «SUNNY ФЕСТ» креатив чаналар ярышына ясаган булган.

Нурлат
Чулпан авылында яшәүче Әнвәр Насыйбуллин сайлауга үзе ясаган каретада килгән. Каретага аның белән берничә пенсионер да утырган.

Яшел Үзән
Яшел Үзәндә килен белән кияү 40ка якын туй кунагын сайлау участогына алып килгән. Камилә белән Артур Суровцовлар 18 март көнне язылышты. Яшь парлар сайлауга никахлашу сараеннан туй машиналарында килде.

Чүпрәле
Иске Задур авылында 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов сайлауларга чаңгыда килгән. Мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр, шуңа да чаңгы белән килергә туры килде, дигән ветеран.

***

Ингушетиядә яшәүче 122 яшьлек мөселман кешесе Аппаз Илиев та сайлауда катнашкан. Ул өйдә тавыш биргән, аның янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килгән. Бу аксакал карт XIX гасырда ук туган. Үсмер вакыты патша заманына туры килә, революция шаһиты була, Бөек Ватан сугышында катнаша, ә иң газаплы истәлекләре сөргенлек еллары белән бәйле, дип яза «Татар-информ». Аппаз бабайның сигез баласы, 35 оныгы, 37 оныкчыгы бар. Аның беренче хатыны яшьли үлеп киткән. Икенче хатыны белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр.
* * *
Космонавт Антон Шкаплеров Россия Президенты сайлауларында орбитада тавыш бирде. Ул Үзәк сайлау комиссиясе белән видеоэлемтәгә чыкты. Космоска өченче тапкыр очуын һәм Президент сайлауларында икенче тапкыр тавыш бирүен әйтте. Космонавт Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага, сайлаулар көнендә Җир шарында булмый торып та тавыш бирү мөмкинлеге тудырылганы өчен, рәхмәтен белдерде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading