16+

Сайлау көнне җәмәгать транспорты түләүсез хезмәт күрсәтә

Моның өчен үз участогыңа килеп, тавыш бирергә генә кирәк.

Моның өчен үз участогыңа килеп, тавыш бирергә генә кирәк.

Бүген Казанның сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә махсус беләзекләр бирелә. “Я проголосовал! Мин тавыш бирдем!” беләзекләре 8 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә шәһәр транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Транспорт хезмәтеннән бушка файдалану көн дәвамында гамәлдә булачак.

Казанда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көнендә кайбер җир өсте шәһәр пассажир транспорты һәм метрополитен эш көне графигы буенча оештырыла – 23.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Эш режимының үзгәртелүе “Казан Арена” стадионында бәйрәм чарасы уздырылу белән бәйле. Үзгәреш башкаланың Хөсәен Ямашев проспекты буенча йөри торган 1нче троллейбус һәм 5нче трамвай маршрутына, 10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60, 62нче маршрут автобусларына кагылачак.

Казанның сайлау участокларыннан ераграк урнашкан торак массивларында яшәүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла – аларны сайлау участокларына махсус шаттларда түләүсез китерү оештырылачак. Бу максаттан барлыгы 40 берәмлек автобус җәлеп ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading