16+

Сайлаулар буенча штабның "кайнар линия"се эшли башлады

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында быелның 8 сентябрендә узачак сайлаулар буенча Ачык штаб оештырылды.

Сайлаулар буенча штабның "кайнар линия"се эшли башлады

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында быелның 8 сентябрендә узачак сайлаулар буенча Ачык штаб оештырылды.

Штабның “кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 567-81-69. Ул атнаның дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли

- Күзәтүчеләр сайлау участокларындагы тавыш бирү барышы турындагы хәбәрләрне штабка җиткереп торачак. Экспертлар бәяләмә чыгара, мәсьәлә сайлау участогына барып тикшерелә.  Ачык штабтагы “кайнар элемтә” телефонына һәр кеше шалтырата ала, әлбәттә, исемне әйтеп сөйләшергә кирәк. Сайлау кампаниясендә ыгы-зыгы куптарырга омтылган очраклар фаш ителәчәк. Татарстанда сайлаулар мәсьәләсендә хәл тыныч, шөкер. Депутатлыкка кандидат буларак теркәлмәгән кешеләр үз кимчелекләрен таныды, хөкемгә бирмәделәр. Жирәбә үткәргәндә дә, эфир вакытын билгеләгәндә дә низаглар тумады. Чаллыда бер шикаять бар, ләкин, ул да уңай хәл ителер, дип уйлыйм,-диде Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин.

“Кайнар элемтә” эшли башлаган 15 августта шалтыратуларны беренчеләрдән булып, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин белән “За чистые выборы” корпусы лекторы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Какохо кабул итте.

 

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading