16+

Сайлауларга бару – модада!

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» дигән яңа акциягә старт бирде.

Сайлауларга бару – модада!

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы «Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» дигән яңа акциягә старт бирде.

"Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы скверда активистлар республика флагы төсләрендәге тасма таратып, 18 сентябрь көнне Россия Дәүләт Думасына булган саулауларда катнашырга өндәде.

- Бу әле зур марафонның башы гына. Тормышта актив булсаң, илеңне, республикаңны, шәһәреңне яратсаң, сайлау участогына килеп үз тавышыңны бир. Россия Дәүләт Думасында Татарстан командасыннан булган кешеләр актив, тәвәккәл, республика мәнфәгатен кайгырткан, яңа проектларны алга сөргән кешеләр булуын телибез, - диде хәрәкәт активисты, Казан федераль университеты аспиранты Яна Сирюкова.



«Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!» акциясе кысаларында көн саен югары уку йортларында, шәһәр һәм районнарда яшьләр флешмоблары, студентлар дебаты оештырылачак.

- Бүген без социаль челтәрләрдә #ходитьнавыборымодно, #сайлауларгабарумодада хештегларын куллана башлыйбыз. Студентлар, актив яшьләр үз битләрендә фотоларны шушы хештег белән урнаштырачак. Бу Татарстанны яратучы, үз республикасы белән горурланучы кеше образын тудырырга ярдәм итә. Фотолар конкурста катнашачак. 17 сентябрь көнне нәтиҗәләр ясаячакбыз. Җиңүчене үзенчәлекле бүләк көтә, - диде "Иҗади яшьләр академиясе" президенты Валентин Шихобалов.







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading