16+

Сөбханалла! 102 яшьлек әби коронавирустан терелгән

Уфада яшәүче 102 яшьлек Татьяна Константиновнаны расланган коронавирус белән «ашыгыч ярдәм» машинасында Дим дәваханәсе базасындагы ковид-госпитальгә алып килгәннәр.

Сугыш кичергән озын гомерле ханымның температурасы югары булган. Ул авыр сулыш алган. Тикшерү үпкәләренең 32 процентка зыян күрүен күрсәткән.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Кызыл таң» газетасы хәбәр иткәнчә, хастаханә табиблары пенсионерга медикаментоз һәм кислород терапиясен оператив рәвештә сайлаган. Өлкән яшьтәге ханым госпитальдә бер атна дәвалана һәм бер тапкыр да реанимациядә булмый. Кичә аны чыгарганнар. Хәзер ул терелүгә таба бара.

Дим хастаханәсе баш табибы Фәнил Шәмигулов Татьяна Константиновнаны «Ел кешесе» дип атады. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading