16+

Селфи ясыйм дип поезд астында калган

Уфа транспорт прокуратурасы 40 яшьлек хатын-кызның үлеме сәбәпле, тимер юл транспорты хәвефсезлеге һәм эксплуатацияләү турындагы кануннарның үтәлешен тикшерәчәк.

Уфа транспорт прокуратурасы 40 яшьлек хатын-кызның үлеме сәбәпле, тимер юл транспорты хәвефсезлеге һәм эксплуатацияләү турындагы кануннарның үтәлешен тикшерәчәк.

Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 28 август кичендә Улу-теләк - Уфа маршруты буенча баручы электр поезды экстрен рәвештә тукталыш ясый. Машинист станцияләр арасында телефонына селфи ясаган хатын-кызны күреп ала, әмма фаҗигане булдырмый кала алмый. Поезд астында калган хатын мизгел эчендә һәлак булган.   Күзәтчелек органы бу хәлнең барлык шартларын тикшерәчәк һәм тиешле чаралар күрәчәк.    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading