16+

Әсгать Галимҗанов белән хушлашу мәрасименә халык күп җыелган иде (ФОТОЛАР)

Кичә Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды. Бүген Казанның Менжинский исемендәге Мәдәният йортында аның белән хушлашу мәрасиме булды.

Кичә Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды. Бүген Казанның Менжинский исемендәге Мәдәният йортында аның белән хушлашу мәрасиме булды.


Әсгать Галимҗан улы Галимҗанов 1036 елның 2 мартында ТАССРның Апас районы Болын Балыкчы авылында туган. Казанның колхоз базарында гап-гади олаучы булып эшләп, ул үзенең сараенда терлек асрап, аларны саткан акчага балалар йортларына 75 автобус бүләк иткән изге күңелле кеше иде.


Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале, "Казанның мактаулы гражданины" исеме белән бүләкләнде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.

Мәрхүмне Казанның Яңа Татар зиратына җирләделәр.

Фотолар matbugat.ru сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading