16+

Шагыйрь Әнгам Атнабаевның туганы махсус операциядә һәлак булган

Украинадагы махсус операциядә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның якын туганы Зөфәр Атнабаев һәлак булган.

Украинадагы махсус операциядә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның якын туганы Зөфәр Атнабаев һәлак булган.

Зөфәр Атнабаев 35 ел буена нефть тармагын үстерү өлкәсендә эшләгән. 16 апрельдә Зөфәр Атнабаевны Уфада соңгы юлга озатканнар.

Уфаның Киров районы башлыгы Илвир Нурдәвләтов хәбәр иткәнчә, һәлак булган ир 1961 елда туган. 1983 елда ул физика укытучысы булып эшли башлый, әмма соңрак аны армиягә алалар. Зөфәр Атнабаев Әфганстанда хезмәт итә. Гомеренең шактый өлешен нефть тармагын үстерү өлкәсенә багышлый ул. Россиянең төрле фәнни-тикшеренү институтларында инновацион проектлар белән җитәкчелек итә. 2007 елда Зөфәр Атнабаев кандидатлык диссертациясен яклый.

Нурдәвләтов билгеләп үткәнчә, галим булуына карамастан, һәлак булган Зөфәр Атнабаев күп вакытын яшьләрне патриотик тәрбияләүгә багышлый. Мәсәлән, ул Уфа янындагы Патриот паркында әзерлек буенча инструктор булып эшләгән.
Фото: https://vk.com/kiradm2017

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading