16+

Шахтада шартлау буенча Путин киңәшмә үткәрде: ил башлыгы тикшерү барышыннан канәгать түгел

Путин "Листвяжная" шахтасында датчикларның күрсәткечләре ялган булуы турында белдерде.

Путин "Листвяжная" шахтасында датчикларның күрсәткечләре ялган булуы турында белдерде.

"Листвяжная" шахтасында һәлакәтнең сәбәпләре- җитәкчелек ягыннан эшләрнең барышын контрольдә тотмау һәм датчиклар күрсәткечләре ялган булган, дип белдерде күмер тармагындагы вәзгыять буенча киңәшмәдә Владимир Путин.

"Шахта җитәкчелеге шахтада кирәгеннән артык метан газы белән пычрану фактларын күрмәмешкә салышкан һәм тиешле чаралар күрмәгән. Агулы газларны теркәүче датчикларының эш нәтиҗәләре ялган булган. Шахтерларны һәм подрядчыларны эшкә кертү турындагы карарлар шахтаның үзеннән читтә, өслектә урнаштырылган датчик буенча кабул ителгән", - диде Путин.

Дәүләт башлыгы шулай ук Ростехнадзор инспекторларының куркыныч булган беренче класслы объектларны даими контрольдә тоту турындагы законны бозып шахтада тикшерүләр уздырмауларын һәм кирәк булганда эшне туктатмауларын белдерде. Путин сүзләренчә, Тикшерү комитеты һәм прокуратура һәлакәткә нәрсә китергәнлеген җентекләп тикшерәчәк, бернинди "өстән алынган" гаепләүләр булмаячак.

"Шулай да Тикшерү комитетының хисабына караганда, газ белән пычрану фактлары даими рәвештә яшерелгән, бу мәгълүматлар фальсификацияләнгән. Моны кем эшләде? Күбрәк табыш алып, аны экспортка җибәрү өченме? Нигә? Нәтиҗәсе менә нинди фаҗигале. Хәзер барыбыз да башларыбызны иеп утырабыз", - дип өстәде дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, ул Хезмәт министры Антон Котяковның шахтерларның хезмәт хакы турындагы докладын тәнкыйтьләде. Министр тармак килешүләренең үтәлешен исәпләү һәм тикшерү структурасы турында сөйләде. Аның мәгълүматлары буенча, тикшерү вакытында бу документны бозуның бердәнбер очрагы ачыкланган.

"Сез тирән анализ ясадыгыз дип әйтә алмыйм. Мин сезнең җавабыгыз белән канәгать түгел", - дип кисәтте Путин.

Егерме бишенче ноябрьдә Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә "Листвяжная" шахтасында төтен чыкты. Җир астында бу вакытта 285 кеше булган. Аларның күбесе забойдан чыгып китә алган, ә калганнары артыннан тау коткаручылары төшкән, соңрак аларны шартлау куркынычы аркасында кире чакырып алалар. Һәлакәт нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак булган: 46 шахтер һәм биш тау коткаручысы.

Беренчел версия буенча, метан шартлаган.

Фаҗигадән соң Ростехнадзорның куркынычсызлык техникасын үтәүне тикшергән ике инспекторы, шулай ук шахта директорын, аның беренче урынбасары һәм "Листвяжная" участогы башлыгын ике айга кулга алдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading