16+

Шикәр чөгендерен игү мәйданнары быел 25 процентка киметелгән

Быел республикада барысы 2,8 млн гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылачак.

Шикәр чөгендерен игү мәйданнары быел 25 процентка киметелгән

Быел республикада барысы 2,8 млн гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылачак.

Бөртеклеләр – 1,52 млн, техник культуралар – 340,6 мең, күпьеллыклар – 484,1 мең, бәрәңге һәм яшелчә - 6,6 мең гектар.

Узган елны шикәр чөгендере уңышы күп булу сәбәпле, шикәргә бәяләр төште. Шуны исә тотып, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр чөгендерен игү мәйданнарын киметергә кушты. Бездә аны 25 процентка киметергә булганнар, ул мәйданга бөртекле культуралар чәчеләчәк.


Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хәбәр иткәнчә, хуҗалыклар чәчүлек орлыклары белән 111 процентка тәэмин ителгән.
 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading