16+

Сәхнә ветераннарын хөрмәтләделәр

Филармониянең концертлар залында ветераннарны бүләкләү тантанасы узды. Сәхнә ветераннарына һәм филармония солистларына дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

Филармониянең концертлар залында ветераннарны бүләкләү тантанасы узды. Сәхнә ветераннарына һәм филармония солистларына дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, гомере буе филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда музыка белгече буларак хезмәт куйган Клара Таҗиева, күпьеллык хезмәте һәм татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Президентының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова һәм Георгий Ибушев, Татарстан Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солистлары, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Шәрәпова, Алсу Җантимерова, Әлфия Мөхәммәдиева, Эльза Габдуллина-Хаммадова, Рөстәм Гыйльфановларга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган истәлек медале тапшырылды. Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнеп аны пропагандалаган өчен бирелә торган әлеге медальне шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова гамәлгә куйган.
Тәбрикләүләрдән соң Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстанның Фольклор музыкасы ансамбле ветераннар өчен концерт куйды. Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамланды. Барлык ветераннарга истәлек­ле бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading