16+

“Шомбай - фест"та 5 яшьлек жюри әгъзасы да бар

"Әкият"татар дәүләт курчак театрында II Халыкара "Шомбай - фест" фестивале ачылды.

"Әкият"татар дәүләт курчак театрында II Халыкара "Шомбай - фест" фестивале ачылды.

Фестивальдә катнашу өчен илнең ундүт төбәгеннән курчак театрлары килде. Тантананы "Әкият" курчак театры артистлары үзләренең заманча биюләре белән ачып җибәрде. Соңыннан аларга Шомбай да кушылды. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор ансамбле чыгышы да кунаклар күңеленә хуш килде.

Ачылу тантанасында катнашкан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул әлеге фестивальнең аралашу, үзара аңлашу чарасы икәнлеген дә билгеләп үтте. Шомбайның акыллы, зирәк персонаж булуын да искә төшерде.

Жюри әгъзасы, танылган тәнкыйтьче Ольга Глазунова беренче фестивальдә дә катнашкан. Ул быел фестиваль географиясенең киңәюенә игътибар иткән. Үзенең төрекмәннәрнең курчак театрын күргәне юк икән. Белоруссиядән катнашучылар булуы да аның өчен яңалык булган.

Җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнәчәк. Бу - "Иң яхшы спектакль", "Иң яхшы режиссер эше", "Иң яхшы актер эше", "Икенче пландагы иң яхшы артист", "Иң яхшы рәсам", "Иң яхшы музыкаль бизәлеш", "Фестиваль яңалыгы", "Тамашачы симпатиясе" призлары.
Фестивальдә балалар жюрие да эшләячәк. Алар да театрларга үз күзлекләреннән чыгып бәя бирәчәк. Аларның иң кечкенәсенә биш яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading