16+

Шәймиевның оныгы өйләнгән

Туйны Боровое Матюшино бистәсендәге "Вода" элиталы ресторанында үткәргәннәр

Туйны Боровое Матюшино бистәсендәге "Вода" элиталы ресторанында үткәргәннәр

Кичә Минтимер Шәймиевның оныгы Тимур Шәймиев өйләнгән. 27 яшьлек Тимур - Айрат Шәймиевның улы. Ул - Казанның 39 нчы мәктәбен һәм Британиядагы бизнес-колледжны тәмамлаган, хәзерге вакытта Сарман районында нефть чыгару белән шөгыльләнүче «Дружбанефть» җәмгыятен җитәкли.
"Вечерняя Казань" мәгълүматларына караганда, Тимур үзенә яр итеп Түбән Кама шәһәреннән Регина исемле кызны сайлаган.
Туйны Боровое Матюшина бистәсендәге "Вода" элиталы ресторанында үткәргәннәр. Бәйрәмдә Минтимер Шәймиев та булган. Кунакларның күңелен исә Михаил Галустян һәм Екатерина Скулкина ачкан. Туй мәҗлесе искиткеч салют белән тәмамланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading