16+

Сигез ай элек әтиләре белән югалган малайларның мәетләрен елгадан табып алганнар

Кайбер чыганаклар буенча, бер баланың кул чугы өзелгән. Алар бәлки, су төбенә бәйләп куелгандыр дигән фараз бар.

Сигез ай элек әтиләре белән югалган малайларның мәетләрен елгадан табып алганнар

Кайбер чыганаклар буенча, бер баланың кул чугы өзелгән. Алар бәлки, су төбенә бәйләп куелгандыр дигән фараз бар.

Башкортстанда узган елның көзендә Артем Мазов, хатынының аерылышырга теләвен белеп алгач, ике баласы белән өйдән чыгып киткән иде. 

Аларны  полиция шактый эзләде, әмма таба алмады. Бары тик елга ярында машиналарын гына таптылар. Артем хатыны белән ун ел яшәгән. 8 һәм 5 яшьлек балаларның үле гәүдәләрен яңарак кына табып алганнар, дип яза РИА Новости. "Кызыл таң" газетасы исә ике малайның да гәүдәсен балыкчылар күреп алып, полициягә хәбәр итүләрен яза. Балаларны киемнәреннән әниләре таный.

Кече малайның гәүдәсен «Речные зори» шифаханәсеннән ерак түгел табып алалар. Нәкъ менә аның парковкасында Артем Мазов балалар белән киткән автомобиль табылган. Соңрак шул ук районда өреп кабарта торган матрас та табыла.
Кайбер чыганаклар буенча, бер баланың кул чугы өзелгән. Алар бәлки, су төбенә бәйләп куелгандыр дигән фараз бар. Шуңа күрә озак табылмаганнардыр. Хәзер генә баулар өзелгән, шуңа күрә балаларны бер үк вакытта диярлек тапканнар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading