16+

Сигезенче көн: бер алтын һәм бер көмеш

"Үзебез дә, тренерыбыз да канәгать" Россия синхрончылары үз эшләренең остасы икәнен кабат раслады. Синхрончы кызларның ирекле программа буенча команда чыгышы иң уңышлысы дип табылды һәм, әлбәттә инде, пьедесталдагы иң югары урын да аларныкы булды. Журналистлар белән булган очрашуда алар үзләренең чыгышыннан канәгать калуларын әйтте. Ни дисәң дә, әлеге чемпионатта синхрон...

"Үзебез дә, тренерыбыз да канәгать" Россия синхрончылары үз эшләренең остасы икәнен кабат раслады. Синхрончы кызларның ирекле программа буенча команда чыгышы иң уңышлысы дип табылды һәм, әлбәттә инде, пьедесталдагы иң югары урын да аларныкы булды. Журналистлар белән булган очрашуда алар үзләренең чыгышыннан канәгать калуларын әйтте. Ни дисәң дә, әлеге чемпионатта синхрон...

"Үзебез дә, тренерыбыз да канәгать"
Россия синхрончылары үз эшләренең остасы икәнен кабат раслады. Синхрончы кызларның ирекле программа буенча команда чыгышы иң уңышлысы дип табылды һәм, әлбәттә инде, пьедесталдагы иң югары урын да аларныкы булды. Журналистлар белән булган очрашуда алар үзләренең чыгышыннан канәгать калуларын әйтте. Ни дисәң дә, әлеге чемпионатта синхрон йөзүдә 98.4667 иң зур балл булды.
- Әлеге программаны без сезон буе куйдык. Аны, бәлки, Олимпиадага да калдырырбыз. Хөкемдарлар, ниһаять, югары баллар - "унлык"лар куя башлады. Андый балларны күптән куйганнары юк иде. Тренерыбыз Татьяна Покровская да бездән канәгать калды. Үзебез дә номерыбызны уңышлы чыкты дип саныйбыз, - дип сөйләде журналистларга Анжелика Тиманина.
Россия синхрон йөзүчесе Влада Чигирева программаның катлаулы булуын һәм аның белән нәрсә әйтергә теләүләрен җиткерде.
- Программабыз "Мольба" дип атала иде. Без хак юлга өнди торган фәрештәләр ролен башкардык. Ролебезне техник яктан да, эмоциональ яктан да йөз процентка күрсәтә алдык дип беләм. Программабыз бик матур килеп чыкты, - диде Влада.
Синхрон йөзү. Команда чыгышы. Ирекле программа.
1. Россия - 98.4667
2. Кытай - 96.1333
3. Япония - 93,9000
"Алтынга барып җитеп булмады"
Ә менә Кытай спортчылары суга иң оста сикерүчеләр булуын исбатлап тора. Кичә дә бу төр ярышта алар беренче урынны алды. Безнең спортчыбыз Илья Захаров та, яхшы нәтиҗә күрсәтеп, көмеш медальгә ия булды. Илья үзенең алтын медальгә өметләнгән булуын да яшермәде.
- Алтын өчен көрәштем, моңа шансларым да бар иде, әмма алтынга бераз гына барып җитеп булмады. Тамашачыларга аерым рәхмәтемне әйтәсем килә, алар миңа көч бирде, - диде журналистларга суга сикерү остасы.
Суга сикерү. Ир-атлар, 3 метрлы трамплин.
1. Хэ Чао (Кытай) - 555.05
2. Илья Захаров (Россия) - 547.60
3. Джек Лойер (Англия) - 528.90

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading