16+

"Синең эшең башкалардан яхшырак булсын дип тырышырга кирәк"

"Мәскәү - Татарстан күпере" II Мәскәү яшьләр форумында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга шулай дип белдерде.

"Мәскәү - Татарстан күпере" II Мәскәү яшьләр форумында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга шулай дип белдерде.

Форум Мәскәүнең "Корстон" кунакханә комплексында узды, дип хәбәр итә «Татар-информ». Очрашуда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче 35 яшькә кадәр яшьләр катнашты.

Форум Мәскәүдәге яшьләр оешмаларын берләштерү, яшьләргә социаль җайлашуга булышлык күрсәтү, Татарстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү. Әлеге күләмле чарада республикада абруй казанган Татарстан вәкилләре, шул исәптән Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, кино һәм театр актеры Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясады.

Николай Никифоров Татарстанда мәгълүматлаштыру технологияләр өлкәсендә инновацияле проектларның гамәлгә ашырылуы, аннары аларның Россиянең башка төбәкләрдә дә кулланыла башлавы турында сөйләде. Министр яшьләрне актив булырга, үзләренең идеяләре белән социаль челтәрдә бүлешергә өндәде.

Марат Хөснуллин, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләгән вакытларын, анда ничек тәҗрибә туплавын сөйләде. Киләчәктә ул тәҗрибәнең Мәскәүдәге вазифаларын үтәгәндә кирәк булуы турында әйтеп үтте. Лужники спорткомплексын төзекләндерү проектында Татарстандагы төзелешләрдә үзләрен яхшы яктан таныткан төзүчеләр, үз эшләренең осталары катнашуын билгеләп үтте. Марат Хөснуллин яшьләрне акыл һәм ихтыяр көчен һәрвакыт ныгытып торырга чыкырды.

Рөстәм Миңнеханов, теләсә кайсы эштә тырышырга кирәк, дип үз фикерен әйтте.
- Эшләү, тырышу, үз урыныңны эзләү мөһим. Нинди генә эш булмасын, алар барысы да шуны таләп итә. Бөтен җирдә яхшы эшләргә омтылыгыз. Синең эшең башкалардан яхшырак булсын дип тырышырга кирәк, бу - уңышның сере. Тырышмасаң - булган сәләтең дә югалырга мөмкин, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, ватандашлар, аеруча яшьләр белән мондый очрашулар, киләчәккә өмет бирә, дип билгеләп үтте.

Форум программасы "Уңышка таба адымнар", "Сәләт. Аны ничек табарга?", "Үзгәрешләргә ачык булу" дигән тематик блоклардан торды.

Форумда катнашучы кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Соңыннан яшь артистлар катнашында концерт булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading