16+

“Skills Bazar»да һөнәр алыштырып була

Бүген Горький-Әмәт урман-паркында “Skills Bazar» – һөнәрләр ярминкәсе уза. Әлеге чара WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек буларак оештырыла. Төгәл бер елдан Дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк бит.

“Skills Bazar»да һөнәр алыштырып була

Бүген Горький-Әмәт урман-паркында “Skills Bazar» – һөнәрләр ярминкәсе уза. Әлеге чара WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек буларак оештырыла. Төгәл бер елдан Дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк бит.

“Skills Bazar”ның төп кунагы WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки булачак. Шулай ук эретеп ябыштыру эшендә иң зур үрләр яулаган Александра Ивлева тамашачыларга кадак һәм җепләрдән WorldSkills Kazan 2019 символикасын ясарга өйрәтәчәк. 


Чарада берничә остаханә эшли. Әйтик, аш-су остаханәсендә танылган пешекчеләр белән кулинария серләренә төшенеп булачак. Ресторан сервисыда да игътибарны җәлеп итә торган остаханәләр оештыралар. Уңган хуҗабикәләр монда матурлап салфетка төрергә, алкогольсез коктельләр ясарга, өстәл бизәргә, җиләк-җимеш тәлинкәсен матурлап бизәргә өйрәнә ала. Чәчәк бәйләмнәрен дә үз кулларың белән ясап була монда. Моңа Россиянең иң яхшы флористлары өйрәтәчәк. Шулай ук үзенчәлекле бизәнгечләр, кием модельләре ясарга, плитка ябыштырырга, күннән әйберләр эшләргә, маникюр ясарга, фотога төшерергә дә биредә бушлай өйрәнеп була. Барлыгы 17 остаханә эшлиячәк.


Чара 10.00 – 17.00—сәгатькә кадәр дәвам итә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading