16+

«Сәләт»кә гаризалар кабул ителә

Табигатьтә дүрт ел фасылы булса, «Сәләт» яшьләр оешмасында ел әйләнәсе җәй. Ел саен 15 меңгә якын бала кабул иткән оешма җәйге каникулларга әзерлекне инде сентябрь аеннан ук башларга мәҗбүр.

Табигатьтә дүрт ел фасылы булса, «Сәләт» яшьләр оешмасында ел әйләнәсе җәй. Ел саен 15 меңгә якын бала кабул иткән оешма җәйге каникулларга әзерлекне инде сентябрь аеннан ук башларга мәҗбүр.

Бу вакыттан “Сәләт” балаларны тәрбияләүче әйдаманнарга белем бирә. Ата-аналар сабыйларын ышанычлы кулларга тапшырырга тиеш бит. Киләсе җәйне синең дә “сәлкеш” буласың килсә, йокымсырап йөрмә. Җәйге ялларга гаризаларны “Сәләт” инде октябрь аеннан portfolio-selet.ru сайты аша кабул итә башлады.

Ике дистә ел сәләтле балаларны үзенә җыйган оешма ел саен җәйге сменаларга нинди дә булса яңалык кертергә тырыша. Бу елны да үзгәрешләр шактый булачак. Быел “Сәләт”нең Биләрдә оештырылучы VI халыкара форумы 21 июнь-8 август аралыгында булачак. Элек балалар арасында популяр булган «Сәләт – Аршан» сменасы кабат үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Шундый ук танылган алан – “Сәләт – Рухият” тә ниһаять үз йортын тапты. Бу җәйне ул Сабаның Миңгәр авылында оештырылачак. Моңарчы ул төрле районнар буйлап күчеп йөрүче үзәк иде.

Элек мәктәпне тәмамлаган балалар инде сәлкеш була алмый иде. Быелдан XI сыйныфны бетереп тә “Сәләт”тә ял итеп булачак. Үсәргә теләмәгән сәлкешләр өчен “Сәләт – Акбүре” аланы ачыла. Бирегә шулай ук IX-XI сыйныф укучылары да килә ала. Монда балалар мәктәп программасыннан тыш ораторлык осталыгы, тайм-менеджмент нигезләренә төшенәчәк.

Моңарчы уку елы дәвамында, каникуллар вакытында гына үтә торган “Сәләт – Олимп” мәктәбенең дә хәзер җәйге сменасы эшли. Бу мәктәп озын-озак булган җәйге яллар вакытында укуга сусаган балалар өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә югары уку йортлары укытучылары, белгечләр белән олимпиадаларга, БДИ, ТДИга әзерләнеп булачак.
“Сәләт” аланнары монда санап киткәннәр белән генә чикләнми әле. Җәй дәвамында барлыгы 30 алан эшлиячәк. Син дә, җаның теләгән өлкәне сайла да, “Сәләт”кә гариза җибәр. Бу синең һичшиксез онытылмас җәй булачак! 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading