16+

«Сәнгать төне»ндә булачак чаралар ПРОГРАММАСЫ

Казанлыларга күргәзмәләр, спектакльләр, классик музыка һәм кинолар тәкъдим ителәчәк.

Казанлыларга күргәзмәләр, спектакльләр, классик музыка һәм кинолар тәкъдим ителәчәк.

3 ноябрь көнне Казан халкы «Сәнгать төне» чарасында катнаша алачак. Акция кысаларында Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында һәм Заманча сәнгать галереясында мастер-класслар, иҗади кичәләр оештырыла, спектакльләр, кинофильмнар күрсәтеләчәк, классик һәм заманча музыка, романслар яңгыраячак. Моннан тыш, казанлыларны биредә үтәчәк күргәзмәләргә дә көтеп калалар.

Чаралар 14.00-23.00 сәгатьләрдә Татарстан дүәләт сынлы сәнгать музеенда, "Хәзинә" милли сәнгать һәм Заманча сәнгать галереяләрендә узачак.

Программа

14.00 Татарстан сынлы сәнгать музееның төп бинасында (Карл Маркс ур., 64) Михаил Лермонтов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә - «За все, за все благодарю я».

Халыклар бердәмлеге һәм Казан Изге ана иконасы көне уңаеннан музей иконалар күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее саклаучылары һәм реставраторлары белән очрашу көтелә.

18.00 сәг. тә тамашачылар «Когда я был маленьким» (автор - Ксения Драгунская) спектаклен карый алачак. Аны Казан театр училищесының 4 нче курс студентлары куя.

Шушы ук вакытта Константин Коровин экспозициясендә 6-9 яшьлек балаларны мавыктыргыч уен-сәяхәт көтә. Балалар рәссам белән бергәләп чәчәк ясау өчен төс эзиячәкләр.

19.00 -мастер-класс: «Натюрморт. Розалар», шунда ук «Серебряные струны» скипкачылар ансамбеле башкаруында популяр классик музыка яңгыраячак.

В 20.00 - Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты студентлары Антон Чехов хикәяләре буенча театраль попурри тәкъдим итә.

20.45 - «Преображение» хоры классик һәм заманча хор музыкасы башкара.

21.30 - «Stadium» төркеме башкаруында XIX гасыр ахыры XX гасыр башы композиторларының әсәрләре.

17.00 тән 22.00 гә кадәр экскурсияләр. Күргәзмә: «Рус импрессионисты Константин Коровин» - Рус музее тупланмасыннан (Санкт-Петербург).
Шунда ук Александр Кривоносның «Константин Коровин. Воспоминания» һәм Марк Алегретның «1900 год. Всемирная выставка в Париже» фильмнары күрсәтеләчәк.


«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 18.00 сәг. тә мәшһүр рәссамнар турында фильмнар күрсәтелә.

19.00 Невена Летаеваның иҗат кичәсе, анда кинофильмнардан романслар яңгыраячак.

Казанлылар шулай ук «Доисторические насекомые в янтаре», «Красные ворота. Против течения», күргәзмәләре белән таныша ала. Николай Фешин, Харис Якупов һәм Ильдар Зариповның даими күргәзмәләре эшли.

Заманча сәнгать галереясында 16.00 дә «Золотой век японской графики» күргәзмәсе (Санкт-Петербург, Арт-центр).

18.00 - фотокүргәзмә "Россия тарихы фотоларда". 1918-1940 еллар» (Мәскәү. Фотография йорты).

13 -23.00 Күргәзмәләр: Вадим Бо «Место на земле» (Санкт-Петербург, живопись); Рушан Шәмсетдинов (живопись, графика).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading