16+

Собчак улына Кинго исемен кушса, 100 миллион сум акча бирәчәкләр

Burger King рестораннар челтәре Ксения Собчакка яңа туган улына Кинго исемен кушса, 100 миллион сум акча бирергә вәгъдә итә, дип яза «Лента.ру».

Burger King рестораннар челтәре Ксения Собчакка яңа туган улына Кинго исемен кушса, 100 миллион сум акча бирергә вәгъдә итә, дип яза «Лента.ру».

Акчаны бер генә тапкыр түгел, ә балигълык яшенә җиткәнче бирергә уйлыйлар. "Кинго кечкенә падишаһ дип тәрҗемә ителә. Кинго Собчак яки Кинго Виторган шәп яңгырый, дип белдерә Burger King компаниясе.

Сүз уңаеннан: сентябрь башында Burger King «Зенит» футбол клубы президенты Александр Дюковка команда исемен «Зенит-Бургер Кинг» дип алыштырган очракта 500 миллион сум акча бирергә вәгъдә иткән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading