16+

Сочидагы күргәзмәнең төп максаты: татар гаиләсенең гөреф-гадәтләрен саклап калу

12 март көнне Сочи татарлары өчен бик истәлекле чара узды. Өлкәбезнең үзәк районындагы "Форт"  дип исемләнгән арт-галереясендә татар рәссамы Илгизә Шәрәфиеваның күргәзмәсе ачылды.

12 март көнне Сочи татарлары өчен бик истәлекле чара узды. Өлкәбезнең үзәк районындагы "Форт"  дип исемләнгән арт-галереясендә татар рәссамы Илгизә Шәрәфиеваның күргәзмәсе ачылды.

Илгизә - яшь һәм өметле рәссам. Аның иҗаты авторның бары тик эчке дөньяга карашларына нигезләнә. Махсус сәнгать белеме булмаса да, Илгизә иҗат итү теләгенә ия. Хәзерге вакытта аның эшләре профессиональ рәссамнарның эшләре белән тиңләшә ала.  Илгизә үз рәсемнәрен тормышының авыр чорында кискен генә яза башлый.  Бу иҗат аның күңеленә хуш килә. Ул вакытта рәсем ясау аңа үз хис-тойгыларын чагылдырырга булыша, тынычлык һәм җан рәхәтен табарга мөмкинлек бирә. Күпләр өчен картиналар язу өстәлнең онытылган тартмасында хобби булып кала икән, Шәрәфиева Илгизә өчен картиналар язу үз сәгатен көтеп торган сәбәп булып тора кебек.

Рәссамның яңа ачылган күргәзмәсе "Балачак хатирәләре" дип атала. Ул милли төсләргә ия һәм аның исемен тулысынча  чагылдыра.
Күргәзмә үткәрү урыны да юкка гына сайланмаган. "Форт" Арт-галереясе - заманча сәнгать турында күзаллаулар алу мөмкинлеге бирә торган иҗади мәйданчыгы. Ул - картиналар галереяләре, төрле күргәзмәләр, аукционнар, лофт-экспозицияләре, иҗади остаханәләр, шоурумнар төркемнәреннән торган комплекс. Биредә заманча рәссамнар һәм дизайнерлар үз эшләрен тәкъдим итү генә түгел, монда килүчеләрне дә иҗат процессына кызыксындырып чумдыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Илгизәнең өченче шәхси күргәзмәсе, аларның икесе - милли татар колоритының үзенчәлекләрен яктырта. 17-27 февральдә Белгород шәһәрендә "Родина" күргәзмәләр залында Шәрәфиева Илгизнең "Балачак" исемле беренче тематик күргәзмәсе уңышлы узды.

Яшь рәссам Ульяновск өлкәсендә туган булса да, ул татар тамырларына ия. Яшь кыз буларак, Татарстанда әбисендә еш кунакта була. Балачак сәяхәтләре аның күңелендә бик тирән эз калдыра.  Илгизә иҗат аша холсттагы балалар хатирәләрен чагылдыра. Аның рәсемнәре ватандашларыннан һәм сәнгатьне яратучылардан бик югары бәя алды. "Форт" арт-галереясендә "Балачак хатирәләре" дип исемләнгән күргәзмә ачылу моңа бик яхшы күрсәткеч булып тора. Әлеге күргәзмә Илгизә Шәрәфиева иҗаты белән таныш булган да, беренче тапкыр килгән дә бик күп кунакларны җыйды. Алар чәчәкләр һәм бүләкләр белән килделәр.Татар автономиясе әгъзалары ихлас соклану һәм рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Күргәзмә авторы килгән кунакларны татар милли киемен киеп каршы алды. Барлык теләүчеләргә татар халкының милли баш киемен - калфакны кию мөмкинлеге булдырылды. Күргәзмәнең ачылуы алдыннан, рәссам үзенең эшләрендә чагылдырылган истәлекләр турында идеяләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләде, картиналарының мәгънәсе турында сөйләде, шулай ук үзенең максатлары белән уртаклашты. Күргәзмәнең төп максаты: татар гаиләсенең гөреф-гадәтләрен саклап калу һәм Сочида яшәгән төрле милләт халыкларына татар тормышы һәм көнкүреше турында сөйләү.
Рәсми өлештән соң, теләүчеләр рәссамның сәнгать эшләренә һәм гомумән эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирә алдылар.
Күргәзмә залында татар милли ризыгы- чәк-чәк һәм башка тәм-томнар белән фуршет оештырылды.
Күпчелек рәсемнәр татар халкының бәйрәмнәрен һәм күңел ачуларын үткәрү үзенчәлекләренә багышланган.

Монда сез Татар милли киеменә киенгән матур кызны, Сабантуйда чабучы һәм төрле бизәкләр белән бизәлгән атны күрерсез. Күргәзмәнең аерым өлеше традицион чәй табынына багышланган. Татарларда кунакны дөрес, лаеклы кабул итә белү - төп кагыйдәләрнең берсе, ә чәй һәм тәм-томнар моның өчен төп нигезе булып тора. Күргәзмәнең күп өлеше - Казан мәчетләре сурәтләре. Нәкъ менә биредә кунаклар Казанның иң зур мәчете - Кол Шәриф мәчете күренешләрен карый алырлар.

Күргәзмә барлык теләүчеләр өчен 3 апрельгә кадәр "Форт" арт-галереясендә Сочи, Москвина урамы, 7-нче йорт адресы буенча ачык булачак.

-

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading