16+

Социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде

Татарстан гаиләләренә ана капиталын янә социаль ипотекага тотарга рөхсәт иттеләр.

Татарстан гаиләләренә ана капиталын янә социаль ипотекага тотарга рөхсәт иттеләр.

Татарстанда социаль ипотека программасында катнашучылар 1 июльдән торак өчен взнослар түләү өчен ана капиталы акчаларын янә куллана алачаклар, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советы сайтында.

2020 елның октябрендә Татарстан гаиләләрендә соципотека программасы буенча алынган фатирларга түләүгә ана капиталын күчерү белән бәйле проблемалар башланды. Моның сәбәбе — РФ Хөкүмәте карарын кабул итү, аның нигезендә торак сатучы компания күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлгән җир участогына ия булырга тиеш булган. Шул ук вакытта ТР Дәүләт торак фонды каршындагы «Строим будущее» кооперативының (аның белән республика гаиләләре соципотека килешүе төзи) җиргә милек хокукы юк һәм була да алмый. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды банк учреждениеләре реестрында тормый. Нәтиҗәдә, Татарстанда 25 ел дәвамында уңышлы тормышка ашырыла торган схема куелган таләпләргә туры килүдән туктады, ә соципотека программасында торучылар Ана капиталын куллану мөмкинлегеннән мәхрүм калды.

Күп санлы шикаятьләрдән соң, "Хөкүмәтнең 2022 елның 22 июнендәге <...> карары белән элек кертелгән чикләүләр бетерелде",-дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советында.

Инициатива хупланган, нәтиҗәдә, Татарстанның 4 меңнән артык гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак сатып алуга ана капиталы акчаларын куллана алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading