16+

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе концерт сезонын ача

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе тамашачыларны үзенә чакыра. Яңа сезон “Беренче концерт – хыялга ышан” музыкаль программасы белән ачылачак.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе тамашачыларны үзенә чакыра. Яңа сезон “Беренче концерт – хыялга ышан” музыкаль программасы белән ачылачак.

“Без бары матур номерлар гына күрсәтеп калмыйбыз. Алар бер төп фикергә үрелгән: хыяллар чынга аша, иң мөһиме, аларга ышанырга кирәк”, - дип сөйләде концертның эчтәлеге турында фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Ул билгеләп үткәнчә, тамашачыларга төрле жанрдагы программа тәкъдим ителәчәк. Анда җырлар һәм биюләр генә түгел, ә әдәби һәм театраль чалынышлар да урын тапкан.

Арт-резиденция кунаклары агымдагы елның җәендә коллективка җыелган труппа артистларыннан иҗади номерларны бәяләячәк. Концерт программасын “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр дә бизәячәк. Алар җыр һәм бию аша дөнья халыкларының матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтәчәк. Иҗади десантны ГИТИСны һәм Казан консерваториясен тәмамлаучылар да ныгыта.

Керү – чакыру билетлары буенча.

Алда арт-резиденцияне бай эчтәлекле сезон көтә. Якын арада “Пушкин картасы” программасына кертеләчәк ике концерт оештырыла.

Шулай ук театрда ХХ гасыр поэзиясе кичәсе һәм патриотизм темасына багышланган музыкаль кичә узачак.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә театр сезоны башлануга актив әзерлек бара, ул Лопе де Веганың “Хитроумная влюбленная” спектакле премьерасы белән старт ала. Комедия куелышына режиссер Александр Туманов алынган. Ул Татарстан тамашачысына Казан яшь тамашачылар театры бинасында узган Гильерме Фигейредоның “Төлке һәм виноград” әсәренә куелган спектакль белән таныш.

Соңрак арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тарафыннан татар шагыйре һәм язучысы Хәсән Туфан турында спектакль куелачак. Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлый, ә аның тарихы татар иҗатчысының үз Ватанына, халкына, каләмдәшләренә, балаларына, ә иң мөһиме — хатыны Луиза Сәлиәскәровага карата бөтен мәхәббәте аша сөйләнәчәк.

Хәзерге вакытта пьесаны язу буенча актив эш алып барыла.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе – Татарстандагы сәхнә тәҗрибәләренең беренче кластеры, ул иҗади концерт, сәхнә, шулай ук аудио- һәм видеопродукция җитештерә.

“Без театрның үсеп килүче буын өчен бөек талантларның белемнәрен тапшыру мәйданчыгы булуын теләр идек. Яшьләрнең вакыт белән сыналган иҗатчыларның әсәрләрен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш”, - дип саный театрның сәнгать җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе сезонын ачу 29 сентябрьгә планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading