16+

Спортчылар суны «кайната»

Казанда Спортның су төрләре сараенда йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар башланган иде.

Казанда Спортның су төрләре сараенда йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар башланган иде.

Турнирда Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Лаеш, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һәм Казанның 19 командасыннан 238 йөзүче катнаша. Ярыш программасы бүген 9.30-14.00 сәгатькә кадәр бара. Чарага керү ирекле.

12-14 июнь көннәрендә исә башкалада су тубы буенча ярышлар узачак. Турнир Татарстан башкаласының Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерүдә тагын бер тест булып торачак. Казанда 4 команда үзара көч сынаша. Россия, Испания, Кытай һәм Грузия командалары «Буревестник» бассейнында ярышачак. Әлеге бассейн август аенда «Мастерс» турниры кысаларында да шундый ук ярышларны кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading